Г.Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте
5 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР Актаныш районы Иске Айман мәктәбенең 1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кашапова Гөлүсә Васил кызы
Хатын, киреләнмә. Еллар бик авыр тора. Бер шырпы салам калмады. Арпа-бодайны әйтәсе дә юк...
Кара монда, хатын!
Үзең яхшы беләсең бит печән хакын.
Китсен бездән Кәҗә белән Сарык,
Ашап ята бушка гына алар азык.
Әби (еламсырап):
Ничек кызганмый чыгарып җибәрәсең аларны?! Тормышыбызны түгәрәкләп, көннәребезне яктыртып торалар бит алар. Үзләрен чыгарып җибәрсәк, яшәүнең бер мәгънәсе дә калмый.
Бабай:
И хатын, хатын... Кара үзеңә, әзрәк булса да ял итәрсең. Шулар артыннан йөреп, аяктан каласың бит.
Әби:
Кит, карт җүләр, карт җүләр! Хәрәкәттә – бәрәкәт. Шул Кәҗә белән Сарык кына йөртә мине. Алар булмаса, тик ятып, аяксыз калам мин.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Г.Тукай әкиятләрен сәхнәдә уйныйбыз: Кәҗә белән Сарык әкияте | 16.14 KB |
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: