Диңгез төбендә
Максат:
Биологик актив нокталарны массажлау ярдәмендә балаларның сәламәтлеген ныгытуны дәвам итү.
Сигнал буенча биремнәр эшләп йөрүгә күнектерү.
Идәнгә куллар белән тимичә дуга астыннан чыгуны, кечкенә җирлектә гәүдәне төз тотып йөри белүне ныгыту.
Балаларда физкультурага, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уяту, иптәшләренә карата дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар:
колаллалар (чүпрәккә урап тегелгән нарат күркәләре) һәр балага, “сигезаяк” уенчыгы (зал диңгез тематикасында бизәлгән, балалар залга керәләр).
Инструктор:
Балалар! Бүгенге шөгыльне мин сезгә диңгез төбендә үткәрергә тәкъдим итәр идем. Сез ризамы?
(диңгез буендагы су тавышы, җил тавышлары фонограммасы ишетелә)
Инструктор:
Мин - су феясы,
Оста сихерче.
Бер кулымны селкеп алсам (кул белән экранга күрсәтеп)
Диңгез дөньясына эләгербез.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Диңгезгә сәяхәт.zip | 14.4 KB |