Кышкы уеннар
4 Jul, 2013 Гөлназ Талипова 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
ТР муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Гомуми үсеш бирүче 7 нче Актаныш балалар бакчасы” Садртдинова Ф.И.
Максат:
- Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту.
- Физкультурага уңай караш формалаштыруны дәвам итү.
- Уеннар барышында шөгыльләрдә алган белем һәм күнекмәләрне куллану.
- Балаларның хәрәкәт активлыкларын үстерү.
- Балаларда иҗади активлык, үзара ярдәмләшү, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.
Барышы:
Инструктор:
- Исәнмесез, балалар! Без бүген физкультура дәресендә күңел ачырга җыелдык. Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, табышмакка җавапны белгәч, кемгә кунакка барасын белерсез.
Тәңкә карлар сипкән,
Җирне ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән.
- Бу кайчан? (балалар җавап бирәләр)
- Әйе, бүген кыш фасылына кунакка барырбыз. Ул безгә нинди уеннар әзерләде икән? Ә сез, балалар, ничек уйлыйсыз кыш көне нинди уеннар уйнап була? (кар атышып, кар сыннары ясап, чанада, чаңгыда шуып һ.б. турында балаларның җаваплары)
- Балалар, спорт темасына кереп киткәч, әйдәгез әле, башларыбыз тизрәк һәм әйбәтрәк эшләп китсен өчен кечкенә генә викторина үткәреп алыйк.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кышкы уеннар!.zip | 15.03 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: