ТӨРЕК УКЫТУЧЫЛАРЫ БЕЛӘН САУБУЛЛАШУ
"Bay - bay" hocam! Шимбә көнне Татарстаннан китүче төрек укытучыларын озату кичәсе була. Кире кайтулары исә билгеле түгел.
7 юньдә Казанда төрек укытучылары белән саубуллашу була. 155 интернат-лицейда Төркиягә кайтып китүче укытучыларга хәерле юл теләп укучылар һәм ата-аналар җыела. Чит ил ватандашларын башта 31 май көненә кадәр үк китәргә тиеш, дип сөйләгәннәр иде. Тик җәмәгатчелек басымы астында аларны озаграк яшәтеп торырга мөмкин булды.
"BAY - BAY", HOCAM* (ТӨРЕК УРАМ ТЕЛЕНДӘ, САУ БУЛ УКЫТУЧЫМ - ХУҖАМ)
9 июнь көнне алар кайтып китә. Шулай иттереп алар өчен куелган вакыт тәмамланды. Бу турыда татар-төрек мәктәпләрендә белем алучы балаларның Түбән Камадагы әнисе сөйләде. Шулай ук Казаннан мәгариф идарәсе хезмәткәре Марат Лотфуллин ачыклык кертте.
АТАЛАРЫ МӘСКӘҮДӘ
Түбән Камада интернатта эшләүче төрек укытучылары 9 июнь көнне юлга кузгала. Әйтик Гөлнара ханымның улы шунда укый. Ә кызы исә Казандагы интернатта укый. Ике баласы да яхшы белем алсын дип татар, төрек, инглиз телләрен өйрәтүче мәктәпләрдә укыта. Хәзер куркып калган. Төрек укытучылар киткәч, укытуның да рәте китәр, дип. Ул: “Ата-аналар Казаннан Мәскәүгә прокуратура һәм башка урыннарга төрек укытучыларын калдыруны сорап китте”, - диде.
Ә МИТИНГНЫ ЯСАТМАДЫЛАР
“Азатлык” инде хәбәр иткәнчә, Казанда төрек –татар мәгарифе яклап урам җыены - пикет узган иде. Ул шау-шу кузгатты, телеканаллардан погонлы түрәләр җавап тотты. Аннары ата-аналар митинг ясарга җыенды. Тик соңыннан бу идеядан ваз кичтеләр.
Журналист Рәшит Минһаҗ митингны, төрек укытучыларына виза турында вәгъдәләр биреп ясатмыйча калдырдылар, ди. Ул аларны кумаслар дип тә өметләнгән. “Митингны, төрек укытучыларын калдырабыз, дип ясатмадылар, бит. Мәсьәлә чишелә дигәннәр, иде бит”, - ди ул.
КИРЕ КАЙТМАСКА ДИП КИТӘЛӘР, КЕБЕК
Казан мәгариф идарәсе рәисе урынбасары Марат Лотфуллин исә вәзгыятьне якыннанрак белә. Ул, төрек укытучылары ялга кайтып китә, ди. Тик аларның кире кайта алмавы да бар.
“Без документларын тутырып Мәскәүгә җибәрдек. Визаларын озынайтуны сорадык. Тик аларга кире кайтырга рөхсәт бирмәскә дә мөмкиннәр”, - ди Марат Лотфуллин. “Төрле укытучыларның визасы төрле. 22 кешенең визасы 10 июньдә бетә, алары китә. Без дә, Татарстан җитәкчелеге дә аларны озаграк эшләтү, виза озынайту өчен тырыша. Тик яңа кагыйдәләр буенча, чакырыр өчен махсус рөхсәтләр кирәк. Квота бик кечкенә. Аны Татарстан бирә, тик Мәскәү бирми. Элек болай түгел иде, хәзер Мәскәү кагыйдәләрне үзгәртте”, - ди ул.
УРТАК ПРОБЛЕМА БУ
Марат Лотфуллин төрекләрне “төрек мәктәбендә эшли” дип санауны, ялгыш, ди. Аларны ул “интернатлы уку йортларында инглиз телендә белем бирүчеләр” дип атый. Шулай ук Русия кануны буенча хәзер Алмания яки Бөек Британия, Япониядән килеп укытсалар да укытучыларның проблемалары туа ала икән. “Чит ил укытучылары булган мәктәпләренең уртак проблемасы бу”.
ТАТАР МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕН УКЫТУ КАЛА
Тик инглиз телендә математика укытучыларда гына түгел, Татарстанда урыс мәктәпләрендә татар балаларына татар телен дәүләт теле итеп укытуда проблемалар була ала икән. Марат Лотфуллин шуларны аңлата. “Федераль стандартлар буенча татар мәктәпләрендә татар телен укыту кала. Тик урыстелле мәктәпләрдә татар телен дәүләт теле итеп укыту кагыйдәләре, уку планнары әлегә юк. Аларны Мәскәү аша хәл итәргә кирәк”, - ди ул.
ПРОКУРАТУРА РУСИЯ КАНУННАРЫН ҮТӘРГӘ ЧАКЫРА
Шулай ук бүгенге көннәрдә милли төбәк компонентын мәктәптә саклап калу буенча митинглар уза. Депутатлар да тик утырмый. Алар да милли мәгарифне юкка чыгаручы федераль канунга каршы нидер эшли. Тик Русиянең Татарстандагы кануннарны “саклаучы” вәкиле - прокуратурасы татар яки төрек укытучыларын Русия кануннарын үтәргә чакыра. Ә каршы тараф исә ирекле белем сайлап алу хокукын таләп итә. Милли мәгарифкә “каныгуны” исламнан, төрекләрдән һәм татарлардан көлү, аларның хисләрен көчләү, дип бәяләүчеләр дә бар.
Амил НУР
Азатлык