“Мәгариф турында” закон проекты кабул ителде
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 42 нче утырышында депутатлар икенче укылышта һәм тулаем “Мәгариф турында” закон проектын кабул итте.
Татарстан парламентының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә аңа карата 58 тәкъдим кергән. Комитет тарафыннан – 10 төзәтмә кабул итү өчен, калганнары кире кагарга тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы прокуратурасының, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасындагы идарәсе искәртмәләрен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында тәкъдим ителмәгән партияләрнең төбәк бүлекләре вәкилләре фикерләренн исәпкә алып, закон проектын эшләп бетерү максатыннан, комитет тарафыннан закон проектына карата тәкъдимнәр эшләнгән.
“Яблоко” партиясенең төбәк бүлеге тәкъдиме белән, комитет тарафыннан 9 статьяны (белем алучыларның киеменә карата таләпләр) өченче өлеш белән тулыландыра торган тәкъдим эшләнгән. Ул мәгариф оешмасы тарафыннан укучыларның киеменә карата таләпләрне регламентлаштыра торган локаль норматив акт кабул ителгәндә, укучыларның һәм аларның ата-аналарының (законлы вәкилләренең) фикерләре исәпкә алынуга кагылышлы.
“Молодая Россия” тәкъдиме белән, 20 статьяның 3 нче өлешенә үзгәрешләр кертүне күз алдында тоткан төзәтмә эшләнгән. Әлеге төзәтмә “ТР Министрлар Кабинеты, дәүләт һәм муниципаль оешмаларның әзерлекле белгечләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерү максатыннан, дәүләт аккредитациясенә ия урта махсус һәм югары һөнәри белем бирүче мәгариф учреждениеләрендә федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында әзерләнә торган өстенлекле юнәлешләрнең (белгечлекләрнең) бишьеллык чорга исемлеген билгели һәм “Интернет” челтәрендә рәсми сайтка урнаштыра” дип атала.
Әлеге төзәтмәләр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында төзәтмәләрнең авторлары, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы вәкилләре катнашында каралган. Закон проектына уңай бәяләмә алынган.
Комитет тарафыннан кабул итәргә тәкъдим ителгән төзәтмәләр таблицасы өчен тавыш биргәннән соң, кире кагылган төзәтмәләрне карадылар. Фикер алышу барышында КПРФтан депутат Хафиз Миргалимов бу закон проектының тиз арада кабул ителүен, аның турында фикер алышуларның җитәрлек дәрәҗәдә булмавын, бигрәк педагогик җәмәгатьчелек белән киңәшләшүләр үтмәвен билгеләп үтте. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев фикер алышуларның күп урыннарда узуын әйтеп җавап бирде.
Кире кагылган төзәтмәләр арасында Федераль законда каралган нормаларны республика законына кертергә омтылышлар да байтак иде. Закон проектын беренче укылышта караганда ук Федераль закондагы нормаларның республика законында кабатланмавы ассызыклап кителгән иде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу республика законын “авырайтыр” иде. Әмма бу Федераль закон нормалары республика территориясендә гамәлдә булмый дигән сүз түгел.
КПРФ депутатлары тәкъдим иткән кайбер төзәтмәләр “Мәгариф турында” закон кысаларыннан чыгып китеп, социаль өлкәгә карый. Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, күп тәкъдимнәр яшәргә хокуклы, әмма алар бу закон кысаларында каралмый.
Аерым алганда, Артем Прокофьев балалар бакчаларында урын булмаган очракта, яшь ярымнан узган балаларның ата-аналарына аена 5 мең сум күләмендә пособие түләп торырга тәкъдим итте. Бу тәҗрибә Пермь, Волгоград һәм башка төбәкләрдә очрый. Депутат сүзләренчә, бу гамәл балалар бакчалары белән тәэмин ителешне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирер иде. Разил Вәлиев, бу сорауга җавап биреп, әлеге гамәлнең республика бюджетыннан өстәмә акчалар таләп итүен белдерде. Артем Прокофьевның тагын бер тәкъдиме педагогик хезмәткәрләрне үзләренең төп вазыйфаларына карамаган эшләргә җәлеп итүне тыю белән бәйле иде. Ул бу норманы законда теркәргә тәкъдим итте. Спикер сүзләренчә, Универсиада объектларындагы эшкә җәлеп итү җирле хакимият белән килешеп, теләк буенча гына башкарылган.
Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, әлеге закон проектында шундый статьялар бар, “Мәгариф турында” закон Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан имзалангач, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аларны тормышка ашыру өчен, норматив актлар эшләргә тиеш. Бу документларның тиз арада эшләнүе зарур.
Билгеле булганча, спикер Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы утырышында закон проектлары икенче укылышта каралганда Хөкүмәтнең законнарның нигезнамәләрен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә торган норматив актларны да әзерләргә тиешлеген билгеләп үткән иде. Бу нормаларның алга таба Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентында урын алуы көтелә.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru