Мәскәү Сабан туен оештыручылар 200 мең кунак каршы алырга әзерләнә
Россиянең төрле почмакларыннан килгән татарлар һәм башкортлар Мәскәүнең “Коломенское” мәйданында җыелачаклар. Монда 29 июнь көнне татар-башкорт милли бәйрәме - Сабан туе узачак.
Оештыручылар 150-200 мең тирәсе кеше каршы алырга әзерләнәләр.
Бәйрәмнең рәсми ачылышы көндезге сәгать бергә билгеләнгән, ә күңел ачу иртәнге сәгать 11 дән кичке 9 га кадәр дәвам итәчәк.
Бәйрәм кунакларын төрле-төрле программа көтә: Мәскәүдән, Татарстаннан һәм Башкортстаннан сәнгать осталары концерты, күңелле бәйгеләр һәм уеннар, милли көрәш буенча көч сынашу. Теләкләре булганнар милли сувенирлар ала, тәм-том, милли ризыклары белән сыйлана, татар милли чәкчәген татый һәм башкорт балын авыз итә алачак.
Яр Чаллыдан килгән кунаклар татар авылы моделен торгызачаклар, үрелгән койма артында агачтан төзелгән кечкенә генә өй урнашачак.
Мәскәүлеләрне башкортларның мәдәнияте белән таныштыру йөзеннән ачык һавада фольклор-этнография музее оештырылачак.
Бәйрәмдә спиртлы эчемлекләр сату һәм эчү тыелачак, парктагы тәртипне меңнән артык полиция хезмәткәрләре саклар дип фаразлана.