2013 уку елына татар актерлык-режиссерлык курсы турында мәгълүмат
Хөрмәтле Белем.ру порталы кулланучылары!
Сезгә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр институты Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 2013-2014 уку елына татар актерлык - режиссерлык курсына студентлар кабул итү мәгълүматын җиткерәбез!
Гаризалар 15 июньнән 5 июльгә кадәр кабул ителә.
Керү өчен кирәкле документлар:
гариза, урта белем турында таныклык, паспорт, хезмәт кенәгәсе,
сәламәтлек турында белешмә, 3х4 см зурлыгындагы 6 фоторәсем.
Кабул итү имтиханнары:
Рус теле (БДИ)
Рус әдәбияты (БДИ)
Белгечлек буенча сынау - өч әдәби әсәрне яттан уку (шигырь, мәсәл яки чәчмә әсәрдән өзек); җыр, бию, музыкаль әсәр башкару
Коллоквиум (әңгәмә). Тулырак мәгълуматны http://kamalteatr.ru/news/newstat/1377.html таба аласыз.
Чыганак: http://kamalteatr.ru