Татарстанның ике мәктәбе - Россия Федерациясенең югары дәрәҗәдәге мәктәпләр рейтингы лидерлары
26 Jun, 2013 Гөлназ Талипова 0
Россия Федерациясенең 2012 елда югары дәрәҗәдәге мәктәпләр рейтингын билгеләү нәтиҗәләре ачыкланды. Әлеге рейтингның башында Татарстанның ике мәктәбе тора – Буа шәһәренең сәләтле балалар өчен лицей-интернаты һәм Бөгелмә шәһәренең 2 нче лицее. Рейтингны төзегәндә экспертлар укучыларның үсеше өчен шартлар тудыру, белем алу нәтиҗәләре, куркынычсызлык, югары дәрәҗәдәге мәктәпләрдә белемне һәркем алу мөмкинлекләрен исәпкә алган.
Әлеге рейтингка Мәскәү шәһәре, Мәскәү, Самара, Новосибирск, Иркутск өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крайлары, Татарстан һәм Удмуртия Республикаларының гимназияләр, лицейлар, предметларны тирәнтен өйрәтүле 597 гимназиясе кергән, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Чыганак: http://tatarile.org