Чех инженерлары оча торган велосипед төзегәннәр
25 Jun, 2013 Гөлназ Талипова 0
Чыганак:
Чех инженерлары оча торган велосипед төзегәннәр. Әлеге төр транспортны алар мотоцикл яки машина урынына куллану өчен тәкъдим итәләр.
Бу конструкциянең авырлыгы - 95 килограмм. Пропеллерлар 6 электромотор ярдәмендә хәрәкәткә китереләләр, ә алар үз чиратында аккумуляторлардан туеналар.
"Аккумуляторларның сыешлыклары һәр ун ел саен ике тапкырга арта бара. Киләчәктә без мондый велосипедлар спортта, туризмда һәм башка максатларда кулланыла алыр дип уйлыйбыз" - дип белдерә Duratec Bicycles компаниясенең директоры Милан Духек (Milan Duchek).