Фәүзия Мөхәммәтованың юбилей кичәсенә багышланган презентация
13 Apr, 2013 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Гөлназ Абделвәлиева, Татарстан Республикасы Норлат районы
Фәүзия Мөхәммәтова Нурлат районы Якты Күл авылында туган, хәзерге вакытта шул ук районның Югары Норлат авылында яши.
Һөнәре белән шәфкать туташы буларак, Фәүзия ханым кешеләрнең тәннәрен дәвалаудан тыш иҗаты белән аларның җаннарына да шифа бирә. Тирә-юньдәге һәр вакыйганы үзенең йөрәге аша уздыра да авылдашлары хозурына йә җыр, йә кыйсса рәвешендә кире кайтара. Халкыбызның борынгыдан калган җырлар мирасын Фәүзия ханым кебек халыкның үз арасында тыйнак кына гомер кичергән исемсез шагыйрьләр аһәңсазлар калдырган. Шуңа күрә дә лирик шигырьләренең шактые моңлы җырларга әверелгән Фәүзия Мөхәммәтованы бик бәхетле иҗатчы дип атарга була.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Якташыбыз Фәүзия Мөхәммәтованың юбилей кичәсенә багышланган презентация | 2.08 MB |
Ресурс төре:
Предметлар: