Белемнәрен Германия югары уку йортларында дәвам итәргә теләүчеләр өчен
Татарстан Республикасы хөкүмәтенең грантлар программасы кысаларында Россия һәм чит ил уку йортларында, фәнни үзәкләрендә республикабыз кадрларын әзерләү һәм киредән укыту максатыннан бәйге игълан ителә. Татарстан Республикасы югары уку йортларын бетергән студетлар өчен (нинди белгечлек булуы мөһим түгел) чит ил магистратураларында белем алуга стипендия алу мөмкинлеген Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Германиянең академик алмашу хезмәте оештыра. Моны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә.
Әлеге бәйгедә үзләрен республикабыз югары уку йортларын тәмамлаган кешеләр сыный ала. Бердән-бер таләп: 2008ның 1 откябренә кадәр 27 яшь тулмаган һәм дипломнары 2006 елдан да соңрак алынмаган булуы шарт. Ә менә аспирантлар конкурста катнаша алмый. Уку ике ел (3-4 семетр) дәвам итәчәк. Студентлар немец университеты каршында (Master-und Aufbaustudiengänge) махсус курс узачак. Уку азагында магистр дипломы биреләчәк.
Булачак аспирант магистратура программасын үзе сайлап ала. Моның өчен www.daad.ru сылтамасы буенча кереп, “Немец югары уку йортлары” рубрикасын сайларга кирәк. Бу конкурста катнашкан югары уку йортлары тел ягыннан куйган таләпләрне аларның үз сайтларыннан карарга мөмкин.
Бәйге хакында тулырак беләсегез килсә, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтына мөрәҗәгать итә аласыз.