"Сабан туе" татар халык бәйрәмен үткәрү турында Указга кул куелды
26 Feb, 2013 root 0
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елда "Сабан туе" татар халык бәйрәмен үткәрү турындагы Указга кул куйды.
Җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып, «Сабан туе» татар халык бәйрәме авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә (шул исәптән, республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 8-9 июньдә үткәреләчәк. Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә халык бәйрәме 2013 елның 15 июнендә, Казан шәһәрендә 13 июльдә булачак.
Чыганак: http://mincult.tatarstan.ru/tat (Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте)