Февраль башында Казанда Каюм Насыйри иҗатының белем бирү процессында роленә багышланган түгәрәк өстәл узачак
23 Jan, 2013 root 0
Каюм Насыйри музеенда 6 февраль көнне белем бирү процессында Каюма Насыйри иҗатының роленә багышланган түгәрәк өстәл узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә.
Түгәрәк өстәл утырышында, иң беренче чиратта, Каюм Насыйри иҗатын тирәнтен өйрәнеп кандидатлык диссертацияләрен яклаган яшь галимнәрнең чыгышлары булыр дип көтелә. Алар арасында 2011-2012 елларда Каюм Насыйри премиясе лауреатлары да бар.
Түгәрәк өстәл кысаларында шулай ук "Риваять" этноансамбле чыгышы, интерактив музей чаралары да оештырылачак. Чараларда аспирантлар, укытучылар, методберләшмә җитәкчеләре актив катнашыр дип көтелә. Түгәрәк өстәлдә катнашу буенча тулырак мәгълүматны (843) 292-76-94 телефоны буенча алып була.