Билгесез хайван сыны
18 Jan, 2013 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кытай археологлары Кытайның көньяк-көнчыгышында урнашкан Чэнду шәһәре читендә күптән түгел билгесез хайван сынын казып чыгарганнар (Чэнду - Кытайның иң борынгы шәһәрләренең берсе, аңа дүрт мең ел чамасы элек нигез салынган булган). Белгечләр исәпләве буенча сынга якынча 2000 яшь. Бу турыда The Daily Mail басмасы һәм http://lenta.ru сайтлары язып чыкканнар.
Таш сын фигурасының озынлыгы өч метр чамасы, биеклеге метр ярым, ә киңлеге метрдан бераз гына зур. Сынның авырлыгы исә 8 тонна чамасы.
Археологлар сында нинди хайван икәнен әле тәгаен әйтеп бирә алмаганнар. Сынның Сычуань провинциясендә табылуын исәпкә алсаң, әлеге фигурада панда сурәтләнгән булуы мөмкин.