Химия дәресендә азот кислотасы шартлый
3 Jun, 2008 Сылу
Германия, Геттинген мәктәпләренең берсендә химия дәресе вакытында азот кислотасы шартлый. Нәтиҗәдә, химия укытучысы һәм 12 укучы төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алып шифаханәгә озатыла. Табиблар фикеренчә, алынган җәрәхәтләр артык куркыныч түгел.
Полиция хәбәр итүенчә, бу хәл дәрес барышында була – бер литр азот кислотасы салынган колба шартлый. Якында торган балаларга кислота тия, ә ерактарак утырганнар тын юллары ялкынсынуы ала. Мәктәптә булган башка укучылар да зыян күрмәсен өчен, тиз арада эвакуация үткәрәләр.