Балаларның образлы һәм сәнгатьле сөйләм телен камилләштерү
4 Jan, 2013 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Мустафина Ясминә Шәрифулла кызы, Казан шәһәре Идел буе районы 71 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе
Балалар, без үзара исәнләштек, бер-беребезгә исәнлек теләдек. Менә хәзер без сезнең белән кара-каршы күреп сөйләшә алабыз. Ә бер-береңне күрмичә, ерактагы кешеләр белән ничек аралашып була?(СМС, хат язып, интернет аша, телефоннан шалтыратып). Әйе, телефоннан башка яшәүне хәзер күз алдына да китереп булмый. Сөйләшер өчен нәрсә кирәк соң? Мин сезгә хәзер бер табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз.
“Сөяге юк, теше юк, сөйләмәгән сүзе юк”. (Тел).
Дөрес, бу табышмак авыздагы тел турында. Тел булмаса, без бер сүз дә әйтә алмас идек. “Тел” сүзенең икенче аңлатмасы да бар. Ул безнең сөйләм теле.
Тел турында өйрәнгән мәкальләрне искә төшереп китик әле.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Мәктәпкә әзерлек төркемендә "Балаларның образлы һәм сәнгатьле сөйләм телен камилләштерү" темасына дәрес конспекты | 13.67 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: