Сыйфат. Сыйфат турында төшенчә.
Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам, мине авылыбыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрь карчыкка вакытлыча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна исемле авылның мулласына кияүгә чыккан. Мин бу карчык өендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине әлбәттә тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балалар иң мохтаҗ булган ачык йөзне дә күрсәтмәгән.
- Укучылар әлеге өзекне укыгач, күз алдыгызга кайсы язучы килә? (Г. Тукай) Экранда шагыйрьнең портреты күрсәтелә.
- Әйе, укучылар, бу юллар Г. Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик әсәреннән алынган. Әйдәгез әле, искә төшереп китик. Кем соң ул Г. Тукай? Аның нинди әсәрләрен беләбез?
- Быел Г. Тукайга ничә яшь тула?
- Ә хәзер өзекне тагын бер кат укыгыз һәм исемнәрне билгеләгез.
- Нәрсә ул исем?
- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне табыгыз. Нинди исемнәр ялгызлык исем дип атала?
- Исемнәр ничек төрләнәләр?
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Сыйфат. Сыйфат турында төшенчә. | 38.5 KB |