Тиздән Казанда - "ҺӨНӘР" фестивале
10 - 15 декабрь көннәрендә Казанда “Һөнәр” IV Бөтенроссия яшь татар режиссурасы фестивале көтелә. Фестивальдә Казан, Уфа, Әлмәт, Яр Чаллы, Минзәлә, Стәрлетамак һәм Казахстанның Петропавловск шәһәрләреннән 16 яшь режиссёр катнаша.
Быелгы “Һөнәр” фестивалендә спектакльләр дүрт театраль мәйданда күрсәтелә: Камал театрының зур һәм кече сәхнәләрендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында, Болак буе театрында, “Театр.Акт” сәхнәсендә. “Һөнәр” афишасында татар һәм рус телләрендә барлыгы 15 спектакль тәкъдим ителә.
I “Һөнәр” фестивале 2009нчы елның декабрендә Казанда Г.Камал театры инициативасы һәм Татарстан Республикасының мәдәният Министрлыгы ярдәме белән уңышлы гына узган иде. Беренче фестивальдә 6 яшь режиссер, нигездә Фәрит Бикчәнтәев укучылары – Казан дәүләт мәдәният сәнгать университетының режиссура бүлеген тәмамлаучылар үз эшләрен тәкъдим итсәләр, быел исә төрле мәктәпләрдән 16 режиссер үз эшләрен күрсәтәчәк.
Чыганак: http://kamalteatr.ru