Татарстан башкаласы Казанда Абдулла Алиш педагогик укулары була
23 ноябрьга Казанның А.Алиш исемендәге Балалар иҗаты йортында өченче тапкыр Абдулла Алишев педагогик укулары билгеләнгән, ачылышы – сәгать 10да. Бу юлы аның темасы – “Федераль дәүләт мәгариф стандартлары кысаларында заманча өстәмә белем бирүдә тәрбияләү куәтен үстерү”. Педагогик укуларда исә Татарстанның гына түгел, аның якын-тирәсендәге төбәкләрнең дә гомумбелем бирү мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, педагоглары катнашачак.
Әлеге чараны Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән Мәскәү ачык белем бирү институты оештыра. Аның программасы пленар утырыш, секцияләргә бүленеп эшләү, осталык дәресләре, өлкән класс укучылары белән интеллектуаль уен, “Киләчәк йолдызлары” конкурсыннан гыйбарәт. Конкурс 4 номинациядә билгеләнә. Оештыручылар биргән белешмәдә әйтелгәшчә, Алиш укулары барышында балаларга өстәмә белем бирүне үстерү федераль программасы проекты буенча фикер алышу планлаштырыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru