"Иделем акчарлагы - 2012" бәйгесенең җиңүчеләре
"Иделем Акчарлагы" конкурсы 2000нче елның беренче сентябреннән бирле уздырыла. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы белән берлектә «Идел» яшьләр үзәге Дәүләт оешмасы оештыра. Биредә, 14 – 30 яшьләрдәге татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар катнаша ала.
“Иделем Акчарлагы” конкурсының максаты – яшь буын арасыннан сәләтле каләм тибрәтүчеләрне эзләү, барлау, аларга киләчәктә үзләрен күрсәтү һәм үсү өчен шартлар тудыру.
Бу атнада "Волга" яшьләр үзәгендә "Иделем Акчарлагы - 2012" бәйгесенең йомгаклау өлеше үткәрелде. Шулай ук, алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән конкурсантлар өчен өч көнлек иҗат мәктәбе оештырылды.
Быел да бәйгедә катнашучылар саны шактый күп булган. "Иделем акчарлагы - 2012" бәйгесенең җиңүчеләре белән "Идел" яшьләр үзәгенең рәсми сайтында таныша аласыз: http://mc-idel.ru .
Бәйгенең III этабына үтеп җиңү яулаган яшь талантларны чын күңелдән котлыйбыз!