Милли музейда "Татар әдәбияты музее язмышы" хәл ителә
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль квартирасы "Татар әдәбияты музее язмышы" дип исемләнгән Түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакыралар.
Түгәрәк өстәл артында фикер алышуда Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Фоат Галимуллин, Равил Фәйзуллин, Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Әпсәләмова һ.б. катнашачак.
Түгәрәк өстәл Татарстан Республикасы Милли музеенда (Казан, Кремль урамы, 2, конференц-зал) 15 ноябрь көнне узачак. Башлану вакыты 14.00 сәгатьтә (13.00-14.00 - теркәлү).
Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-69-52 (Хәйруллина Алсу Данил кызы).
Оештыручылар Түгәрәк өстәлгә татар әдәбияты һәм аның тарихы язмышына битараф булмаган һәркемне көтеп кала. Рәхим итегез!
Фикерләр
Кунак
14 Ноябрь, 2012 - 19:37
Permalink
Эштән китә алмыйбыз...
Эштән китә алмыйбыз. Әмма күңелебез белән без шунда.
Бу музейның урыны Дәүләт Муззе белән янәшә булырга тиеш!!!