Пифагор һәм пифагорчылар фәлсәфәсендә хакыйкать, яхшылык һәм гүзәллек
Пифагор – кешелек тарихында иң танылган галимнәрнең берсе. Әгәр Пифагор таблицасы төшерелгән йөзләгән файдаланылган шакмаклы дәфтәрләрне йөз меңләгән укучылар санына тапкырласак, бик зур астрономик сан килеп чыгар иде. Исеме шулай еш кабатланучы тагын бер галим бар микән?!
Пифагор – галим, беренче фәнни мәктәп оештыручы гына түгел, ул фикер йөртүче, үзенең пифагорик этикасын таратучы, рухи һәм тәэсир итү көче буенча бөек замандашлары булган Конфуций, Будда, Заратуштра белән чагыштырырдай фәлсәфәче дә булган. Ләкин, калганнардан аермалы буларак, Пифагор иң якты, иң заманча дин барлыкка китерә: кешеләрдә аңның кодрәтенә ышаныныч, табигатьне танып белүгә инану, дөньяның сере һәм ачкычы булып математика торуына ышаныч уята.
Билгеле булганча, соңгы өч йөз елның үсешен Ньютон билгели. 300 йөз ел элек Ньютон кешелек алдында галәмгә тәрәзә ачкан кебек, Пифагор 2500 ел элек кешеләрне аңның тантанасы юлына юнәлдерә. Пифагор турында антик авторлар бертуктамый язганнар һәм, алар ул яшәгән вакыттан никадәр ерак торсалар (б.э.к. VI гасыр), шулкадәр хикәяләре тулырак һәм матуррак булган. Антик тарихның 1000 елы эчендә Пифагор исеме шулхәтле сандагы легендалар белән әйләндереп алына ки, хәтта аны ярымалла дип саный башлаганнар. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Пифагор һәм пифагорчылар фәлсәфәсендә хакыйкать, яхшылык һәм гүзәллек | 48.79 KB |