Ике бала янып үлгән... Электриклар гаеплеме, әниме?
Курск өлкәсе Коренево авылында бөтен кешене тетрәндерерлек хәл була - ике бала пожарда янып үлә. Яшь әни кеше берьюлы ике баласын югала. Малаена 2 яшь, кызына әле 1 яшь кенә булган. Кем гаепле икәнен әле дә ачыклау бара. Әмма сорау бик авыр.
Пожар булыр алдыннан электриклар әлеге өйгә килеп 1122 сум бурычы җыелган гаиләнең электр утын өзеп китәләр. Электрикларга бурыч алай зур да түгел, югыйсә. Өйдә якты булсын һәм балалар караңгыдан курыкмасыннар өчен Яна күрше өйдә яшәгән әтисе янына кереп шәмнәр ала, әлеге хәлдә ярдәм итәр дип әтисенә ышанып кала. Балалары йокыга киткәч шәмнәрне сүндерә һәм үзе дискотекага чыгып китә.
Шулай да, янгын сүндерүчеләр пожарның нәкъ әлеге шәмнәрдән килеп чыгуын раслыйлар. Башка фикерләр дә бар. Беркемнең дә гаепне үз өсләренә аласылары килми. Кемдер әнине гаепли, кемдер сабый балаларны утсыз калдырган электрикларны, кемдер хөкүмәтне... Әмма балалар инде исән түгел.