Wi-Fi каләм
2 Nov, 2012 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Livescribe компаниясе күптән түгел Sky WiFi Smartpen дип исемләнгән кызыклы ручканы сатуга чыгарды. Әлеге ручканың үзенчәлеге - ул WI-Fi модуле белән җиһазландырылган һәм кәгазьгә язылган барлык язмаларны да цифралы форматка күчереп Evernote сервисында саклап барып була. Шулай ук әлеге каләмдә микрофон да бар, ул диктофон ролен дә башкара. Хәтер модуле исә Wi-Fi булмаган вакытларда Sky WiFi Smartpen каләменә мәгълүматларны вакытлыча саклап бару мөмкинлеген бирә.
Әлеге каләмнең бердәнбер кимчелеге - мәгълүматларны язып бару өчен аңа махсус кәгазь кирәк.
Хәзерге вакытта сатуда оператив хәтер күләме 2 яисә 4 Гб булган ручкалар бар, алар $170 һәм $200 торалар. Премиум классындагы каләмнең бәясе якынча $250, аның оператив хәтере дә 8 Гб.