Ялган дәреслекләр ярдәмендә миллионнар эшләгән
Казанда яшәүче 21 яшьлек егет Россиянең ике төбәген контрафакт дәреслекләр белән тәэмин иткән. Егет интернетта дәүләтнең мәктәп дәреслекләре сатып алуы турында белеп ала. Ул ихтыяҗны канәгатьләндерергә, бер үк вакытта үз кесәсен дә калынайтырга уйлый.
2011 елның декабрендә Андрей Зимняков үз танышына “Ресурс-знание” ҖЧҖ фирмасын терки, тиздән Хакасия һәм Башкортстан республикалары Мәгариф министрлыклары үткәрә торган дәреслекләр белән тәэмин итү тендерында җиңеп чыга. “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗ өчен тауарлар җибәрү, эш башкару, хезмәт күрсәтү турындагы заказларны урнаштыру турында”гы РФ Законы буенча, андый конкурсларда үтемле бәя җиңү өчен төп фактор булып тора. Зимняков заказ бирүчеләргә дәреслекләр өчен шактый отышлы бәяләр тәкъдим итә. Нәтиҗәдә, төзелгән килешүләрнең гомум суммасы якынча 100 миллион сум тәшкил иткән.
Укучылар өчен дәреслекләрне Россиянең күп кенә нәшриятлары бастыра, шул ук вакытта һәр дәреслекнең хокукый хуҗасы бар һәм авторлык хокукларын тапшыру турындагы килешү төземи генә продукцияне нәшер итү – законсыз. Әмма яшь эшкуар авторлык хокуклары хуҗалары белән килешү төзеп тормый. Акчаны күбрәк эшләү өчен, ул дәреслекләрне Казанның бер типографиясендә үзе бастырырга була. Мәскәүнең “Экзамен” нәшрияты продукциясен үрнәк итеп ала. Егет башлангыч сыйныфлар өчен математика һәм чит телләр буенча методик ярдәмлекләр сатып ала, алардан клише әзерли һәм заказ бирә.
Быелның июлендә “Ресурс-Знание” фирмасы Хакасия Республикасына 27 миллион сумнан артык торучы дәреслекләр җибәргән. Ә сентябрь аенда Башкортстанга 50 миллион сумлык әдәбият җибәрелгән. Зимняков чираттагы тиражны бастыру белән шөгыльләнергә җыенганда, “Экзамен” нәшрияты үзләренең авторлык хокуклары бозылуын белеп, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Казанда эшләнгән ялган дәреслекләрне төп нөсхә белән чагыштыра, җинаять эзләре аермачык ярылып ята. Сентябрь аенда полицейскийлар Казан типографиясеннән 6 миллион сумлык контрафакт дәреслекнең өстәмә тиражын ала. Кәгазьдә “Ресурс-Знание” ҖЧҖнең директоры оперативникларга законсыз бизнесны кемнең оештыруы хакында хәбәр итә. Тоткарланган Зимняков шунда ук гаебен таный...
Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова хәбәр иткәнчә, егеткә карата аеруча зур күләмдә авторлык һәм катнаш хокукларны бозу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер коммерсантка 6 елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный, шулай ук авторлык хокукы хуҗасына зыянны компенсацияләү турында гражданнар гаризасы да бирелгән.
Әйтергә кирәк, бу Татарстанда дәүләт заказларында кесә калынайтырга теләгән яшь эшкуарларны гаепләнүчеләр эскәмиясенә утырткан беренче генә очрак түгел. Әйтик, 2009 елда Казандагы бер фирма хуҗасы, 28 яшьлек Роман Якимов республика складларында совет чорыннан калган, яраклылык вакыты чыккан химикатларны үтилләштерү ярдәмендә акча эшләргә карар кыла. Тәҗрибәсе, җиһазы һәм өйрәтелгән хезмәткәрләре булмаган килеш, ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрә торган тендерга документларын тапшырган һәм откан да. Эшчеләр яллап, 60 тоннадан артык куркыныч агуны бер авыл складына алып киткән һәм чак кына республикада экологик катастрофа китереп чыгармаган. 2010 елда Әлмәт шәһәре суды Якимовны 3 елга колоние-поселениегә хөкем итә.
Чыганак: http://intertat.ru/tt