Интернет челтәрендә яңа "Белем җәүһәрләре"!
"Белем җәүһәрләре" бөтендөнья файдалы интернет-проектлар бәйгесе инде өч ел дәвамында татар интернетының җәүһәрләрен билгеләп килә. Бәйгенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы быел 12 октябрь көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында оештырылды. Җиңүчеләрне тәбрикләргә тантанага 100 гә якын кеше килгән иде.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына финалистлар һәм жюри әгъзалары гына түгел, узган елларда "Белем җәүһәре" исемен яулаган интернет-проект авторлары, оештыруда ярдәм күрсәткән дәүләт учреждениеләре вәкилләре, дәүләт эшлеклеләре, танылган язучылар һәм җырчылар, Казан мәктәпләре укытучылары, журналистлар бар иде.
Тантана "Московский" мәдәният һәм спорт үзәгенең Наталья Маряхина җитәкчелегендәге "Смайлик" балалар бию студиясе биюе белән башланып китте тулырак >>