"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең финалистларын Камал театры сәхнәсе көтә!
6 Oct, 2012 root 4
"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты бәйгенең рәсми сайтында (http://konkurs.belem.ru) үзенең кулланучыларын бәйгенең финалистлары белән таныштырды. Бу исемлектә бәйгенең җиңүчеләре дә, лауреатлары да бар.
Быелгы бәйгедә 49 интернет-проект арасыннан финалга барлыгы 25 проект чыккан. Оештыру комитеты әлеге исемлектәге финалистларны, эшләрне бәяләүдә катнашкан жюри әгъзаларын, башка еллардагы "Белем җәүһәре" премиясе ияләрен, иганәчеләрне һәм журналистларны - барысын да 12 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Галиәсгар Камал театрының кече залында көтеп кала!
Фикерләр
Кунак
13 Октябрь, 2012 - 19:26
Permalink
5344/12 №лы хат
Исәнмесез. Соң булса да 5344/12 №лы хатның эчтәлеге белән таныштыра алмыйсызмы?
root
14 Октябрь, 2012 - 18:56
Permalink
Бәйге нәтиҗәләре
Әлеге карар белән http://belem.ru/prikaz5344_12.pdf адресы буенча таныша аласыз. Тантана турында тулырак: http://konkurs.belem.ru/node/149
Ильфар
13 Октябрь, 2012 - 12:23
Permalink
Бүләкләү тантанасы...
"Белем җәүһәрләре-2012"+фотомизгелләр..: http://qushlawich.ru/node/281
root
11 Октябрь, 2012 - 10:49
Permalink
Тантанага чакыру хаты
Хөрмәтле финалист укытучылар һәм укучылар!
Кемгә дә булса РОО аркылы чакыру хаты килеп ирешмәгән булса, аны түбәндәге сылтама буенча йөкләп ала һәм җитәкчелеккә тапшыра аласыз:
Чакыру хаты (№12177/12, 10.10.2012)
Барыгызны да тантанада көтеп калабыз!