Камал театры бәйрәмгә чакыра!
27 сентябрьдә Галиәсгар Камал театры үз бинасы каршындагы мәйданда "Театр. Тамашачы. Партнерлар" дип аталган зур бәйрәм оештырачак. Яңа иҗади сезонга аяк басу уңаеннан узачак бәйрәм чарасы программасында "Зәңгәр шәл", "Гөргөри кияүләре", "Яшь йөрәкләр", "Диләфрүз - Remake" һәм узган сезон премьералары – "Искән җилләр көенә", "Үлеп яратты" кебек театрның иң популяр спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк.
Театрдан хәбәр итүләренә караганда, театр каршындагы мәйданга җыелган кунакларга Камал театры артистлары җыр-биюләр һәм кызыклы чыгышлар бүләк итәчәк. Эстрада артистлары, яшь альтернатив группалар театрны сезон ачу тантанасы белән котлаячак.
Шулай ук, тамашачыларга яңа сезон спектакльләренә чакыру билетлары һәм театрның партнерларыннан бүләкләр дә таратылачак икән.
“Театр. Тамашачы. Партнерлар” бәйрәме 18.00 сәгатьтә башлана.
Чыганак: http://intertat.ru/tt