Яраткан укытучыларыбызга иң ихлас теләкләр!
20 Sep, 2012 root 0
Мөгаллимнәрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, ә инде аңа озак вакыт калмады (!), "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы форум аша укучыларны үзләренең яраткан укытучыларына котлау теләкләрен калдырырга чакыра. Теләкләрне сүзләр белән дә, фотосурәтләр аша да, видео аша да калдырырга мөмкин.
"Күңелегездә йөргән иң ихлас теләкләрне җиткерү өчен иң уңай вакыт. Мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!" - диелә чакыруда. Без дә әлеге чакыруга кушылабыз!