Белем.руда теркәлгән кулланучылар өчен яңа мөмкинлек!
Белем.ру кулланучыларын порталыбызда булдырылган яңа мөмкинлек белән шатландырасыбыз килә! Бүгеннән башлап электрон ресурсларны предмет яисә ресурс төреннән тыш, шәхесләр буенча эзләү дә мөмкин. Бүгенге көндә порталда йөзгә якын шәхес буенча ресурсларны аралап карап була.
Бу ничек эшли?! Мисал өчен, Сез Абдулла Алиш иҗаты буенча мәгълүмат эзлисез, ди. Ресурсларны эзләү өчен порталның эзләү функциясен дә кулланып була. Әмма кайбер ресурсларда ул А.Алиш дип, кайсыдыр ресурсларда Алиш дип кенә бирелгән булу мөмкин. Эзләү нәтиҗәсендә шулай ук Абдулла Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле булмаган ресурслар да очрарга мөмкин (мәсәлән: Казанның Абдулла Алиш исемендәге Балалар иҗаты йорты).
p.s. Әлеге һәм күп кенә башка мөмкинлекләр теркәлгән кулланучылар өчен генә булдырылган.