Кәрим Тинчуринга багышланган кичә
Татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Бедный Демьян районы Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул 1900 елда Казанга килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. 1905 елгы революцион хәрәкәттә катнаша, протест йөзеннән мәдрәсәне ташлап чыга. Шуннан соң төрле эшләрдә ялланып эшли – урман каравылчысы була, соңга таба Түбән Новгородта мөгаллимлек итә. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. Ул Габдулла Кариев, Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская, Касыйм Шамильский, кыскасы, «Сәйяр» труппасына тупланган, татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар белән таныша. (тулырак)
14 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулу уңаеннан Казан шәһәренең Тукай урамы, 74 нче йорт адресы буенча урнашкан Габдулла Тукай музеенда әдәби-музыкаль кичә үткәрелә. Әлеге кичәгә килгән кунаклар халкыбызның танылган шәхесе турында шактый бай мәгълүмат алырлар дип ышанып аларны көтеп калабыз.
Фикерләр
Кунак
10 Октябрь, 2012 - 11:31
Permalink
Кәрим Тинчурин драматургиясе.
Юбилей уңаеннан булса да, телевизордан драматургның спектакльләре халыкка күрсәтелсен иде. (авыл халкы өчен)Тукай районы, Иске Дөреш авылы. Кашапова Л.