Дуслык (мәктәпкәчә әзерлек төркемендә музыкадан ачык шөгыль)
7 Sep, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыка җитәкчесе Басыйрова Чулпан Инсаф кызы
Балалар, бүген безгә тагын бер зур кунак килгән бит әле, карагыз әле? Кем микән бу? Бу – безнең башкорт кызы. Карагыз әле ул ничек матур итеп киенгән, матур читекләр, матур баш киеме кигән. Башкорт халкы инде ул шулай ук элек-электән үк башка милләтләр белән бик дус-тату яшәгәннәр, башкорт хатын-кызлары инде кичләрен чигүләр чикәннәр, ә инде ирләр уен кораллары ясаганнар.
Балалар, карагыз әле, башкорт кызы бит безгә бүген үзе белән серле сандык алып килгән. Ачып карыйк әле, нәрсә микән анда? Балалар, бу нәрсә? (курай). Әйе, менә әйтеп киткәнемчә башкорт халкының иң яратып уйный торган уен коралы – ул курай. Әйдәгез әле без сезнең белән курай яңгырашын тыңлап үтик.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Дуслык (мәктәпкәчә әзерлек төркемендә музыкадан ачык шөгыль) | 20.57 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: