Белем көне белән!
1 сентябрь без укыган чакта 1 сентябрь дип әйтеп йөртелә иде. 1 сентябрь дип әйткәндә ни өчендер көз башы да түгел, яңгырлар да түгел, бакчадагы пешкән җиләк-җимеш тә түгел, ә нәкъ менә мәктәпкә укырга барган беренче уку көне күз алдына килә иде.
Хәзер көз аеның беренче көнен Белем көне дип олылап йөртәләр. Чынлап та, нәкъ менә мәктәп бусагасыннан беренче адым атлап килгән нәниләр өчен әлеге бәйрәм белем дәрьясына алып кереп китә торган беренче көн булып тора. Әлеге Белем диңгезендә кемнең ничек йөзүе күп әйбердән бәйле.
Беренчедән, корабль-мәктәп нинди. Әгәр дә ныклы һәм җиһазландырырлган икән, аның белән еракларга китү мөмкинлеге бар.
Икенчесе, һава торышы. Белем алырга килгән баланың күңелендә гарасатлар уйнарга тиеш түгел. Монысы инде күпчелек гаиләдән һәм ата-анадан тора. Гаиләдә һава торышы яхшы булса, бала да мәктәптә тынычлап белем ала һәм үз белемнәрен күтәрү өстендә эшли, ата-анасы аңа зур ярдәмче булып тора.
Өченчесе рульдәге штурманнан - мәктәп директорыннан тора. Мәктәпне карап тору, аны ныгыту, җиһазландыру, дәреслекләр белән тәэмин итү һ.б. мәктәп директорыннан һәм мәгариф системасын җитәкләүчеләрдән тора. Бәлки бу кеше - мәгариф министрыдыр да. Кирәк икән, ул корабльне Сингапурга юнәлтә, кирәк икән, Япониягә. Борылышларда дөрес борылмаса яисә рифларга килеп бәрелсә, диңгезгә бату куркынычы да янарга мөмкин.
Дүртенчесе - капитаннардан... Белем диңгезендә капитаннар берничә. Алар - укытучылар. Кайсы капитан яхшырак дәрес аңлата, кайсы остарак, кайсы белемлерәк һәм укучыга карата мәрхәмәтлерәк, корабльдәге юнга-укучылар шулар артыннан барырга тырышачаклар. Капитаннар арасында күпмедер дәрәҗәдә баланс сакланырга тиеш, әмма шулай да, укучы кайсы да булса капитан юлын сайлаячак. Нәкъ менә ул биргән белемнәр баланы киләчәктә үзен чын капитан итеп күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Һәм бишенчесе, юнга - укучы бала үзе. Кирәк икән ул каютага кереп утыра, үз дөньясы белән дә яши ала. Кайсыдыр гарасатлардан куркып торырга өйрәнәчәк, ә кайсыларыдыр капитаннары белән бергә чыныгып, үзләре капитан булгач, шундый штормнарда корабльләрне алып барыр көчкә ия булачак. Кемнәрдер китапта язылганнарны гына ятлап барачак, кемнәрдер палубага чыгып, күк җисемнәренең хәрәкәтен үзе күзәтеп, тормышны үзе өйрәнер сәләткә ия булачак.
Нәкъ менә әлеге биш компонент та тулы булган очракта, балалар, һичшиксез, "5" билгеләренә генә укып бара алачаклар.
Без Белем дөньясына илтүче корабтагыларның барысын да олы юлга кузгалу көне белән тәбрик итәбез. Юлларыгыз уңышлы, көннәрегез аяз, корабларыгыз нык булсын! Белем көне белән!
Белем көне
Белем көне көзләр белән бәйле -
Алтынлана башлый табигать...
Алтын бәһасендә белемнәрне
Бирә ала кебек тик мәктәп.
Кечкенәдән алган белемебез
Гомерлеккә тугры юлдаштыр.
Белем алмый калган ул наданнар
Инде күптән юлда адашты.
Белем булмый торып - күзләр сукыр.
Белем булмый торып - үсеш юк.
Белем булмаганнар - кирәксезләр,
Белем булмаганга - бер эш юк.
Белем көне белән котлыйм сезне!
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!
Алтын көзгә табигать кергәндә
Алтын үзе - безнең мәктәптер!
Белем көне - безнең уртак бәйрәм
Ә мәктәпләр - уртак йортыбыз.
Белем биргән мәктәп истә калыр,
Белем бирмәгәне онытылыр...
Белем.ру порталы укытучыларын котлап, ихтирам белән, проектның җитәкчесе Раил Гатауллин
Фикерләр
Ильфар
1 Сентябрь, 2012 - 13:15
Permalink
Белем көне белән!
Бүген бәйрәм, бүген "Белем көне"! Укучылар, укытучылар, әти-әниләр, сезне чын күңелдән шушы олуг бәйрәм белән тәбрик итәбез. Бу уку елында яхшы билгеләр, яңа җиңүләр күп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, иминлек теләп калабыз!..
"...Белем көне белән котлыйм сезне!
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер!..."
...Мәктәбебезгә барыбыз да ашкынып, яңа планнар белән, сагынышып килдек һәм "Белем бәйрәме", яңа уку елының беренче очрашуы да бик матур килеп чыкты. Бездән фотомизгелләр: http://qushlawich.ru/node/252