Иң яхшы студентлар
Ф.Дәүләтшина, “Татарстан яшьләре” газетасы, 65 нче сан, 29.11.07
Соңгы елларда студентларга дәүләт игътибары артты, стипендияләрне арттырудан тыш, инде ике ел рәттән аларны “Ел студенты” премиясе белән бүләклиләр. Узган атнада “Пирамида” күңел ачу үзәгендә шушы премияләрне тапшырдылар.
Татарстанның 35 уку йортыннан 150дән артык студент һәм студентлар оешмасы әлеге премиягә дәгъва кылган.
Конкурс 13 номинациядә үтте. “Иң яхшы студентлар басмасы” номинациясендә Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының “Яшьләр тавышы” газетасы җиңеп чыкты, “Иң яхшы студентлар тулай торагы” - Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, “Иң яхшы студентлар иҗат коллективы” номинациясендәге диплом - Идарә итү һәм экономика институтының “MixStyle” бию коллективында. Аны Зилә Вәлиева белән Салават Фәтхетдинов тапшырды.
Иң акыллы студент - Казан дәүләт университетының юридик факультеты студенты Максим Воронин. Ә Гран-Прины Казан дәүләт технология университетының (КХТИ) 3 курс студенты Динә Асылгәрәевага тапшырдылар.