Язгы табигать (зурлар төркемендә рәсем шөгыленең план-конспекты)
Балалар, менә бу рәсемнәргә карагыз әле, кайсы ел фасылы сүрәтләнгән? Ә ничек белдегез? Нинди билгеләрен күрәсез? (яз; кар эри, кар эрегән урыннарда яшел үләннәр күренәләр, гөрләвекләр ага, елгаларда су күренә)
Бик дөрес әйтәсез. Менә бүген без дә сезнең белән яз рәсемен ясарбыз. Хәзер дөрес итеп утырыгыз да, мине игътибар белән тыңлап, карап торыгыз. Соңыннан үзегез ясарсыз. Башта мин рәсемнең аскы өлешен ясыйм. Пумаланы ак буяуга манып азрак кына карлы, җир чыккан, яшел үлән күренә торган урыннарны ясыйм. Зәңгәр буяу белән кечкенә гөрләвекләр дә ясап алам.
Ә хәзер пумаланы юып куеп торам һәм балавызлы карандашларны алам. Алар белән мин агачлар ясыйм. Агач җирдән үсә, шуңа күрә мин аны астан өскә таба ясап менәм. Өскә таба аның кәүсәсе очлая. Ботакларның кәүсәгә таба җирләре юанрак. Алардан тагын нечкә ботаклар чыканнар. Агачларның кәүсәләре көрән төстә, тик каенныкы гына ак һәм аның кара таплары бар. Һавада очып кайтучы кошларны да ясап үтәм. Әлбәттә язгы кояшны да онытмыйм. Менә хәзер мин юеш паралонны алып тиз генә альбом битен юешлим. Ул кипмәсен өчен тиз арада күк йөзен ясарга кирәк. Шуңа күрә мин пумаланы алып ачык зәңгәр төстәге күк йөзен ясыйм. Буяуны күп алмаска кирәклеген сез инде яхшы беләсез. Менә минем рәсемем инде әзер дә. Хәзер, әйдәгез, эш тәртибен искә төшереп үтик әле.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Язгы табигать (зурлар төркемендә рәсем шөгыленең план-конспекты) | 12.92 KB |