Казанда татар телен өйрәтү максатыннан оештырылган “Дуслык” сменасы бүген үз эшен тәмамлый
Россия төбәкләрендә тупланып яшәгән милләттәшләребез балалары өчен татар телен өйрәнү максатыннан оештырылган “Дуслык” төбәкара профиль сменасы бүген “Костер” лагеренда үз эшен тәмамлый.
Лагерь эшендә РФнең 18 төбәгеннән 13-17 яшьтәге 150 укучы – олимпиадалар, бәйгеләр, балалар иҗтимагый оешмалары берләшмәләре һәм оешмалары активистлары катнашты. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге белгече Лилия Салихова хәбәр иткәнчә, быел “Дуслык” сменасына Краснодар краеннан милләттәшләребез беренче тапкыр килгән.
Милләттәшләребез лагерьга Мәгариф һәм фән министрлыгы системасы аша да, төбәкләрдәге милли-мәдәни оешмалар аркылы да чакырылган.
Төбәкара профиль сменасы кысаларында укучылар татар телен өйрәнде һәм камилләштерде, зыялылар, талантлы яшьләр белән очрашуларда катнашты. Миллләттәшләребез Казанның һәм республиканың истәлекле урыннарында – Болгарда, Казан Кремлендә, Тукай-Кырлайда булды.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru