Россия хөкүмәте "Россия Федерациясе мәгарифе турында" законын нигездә хуплап чыкты
26 Jul, 2012 Раил Гатауллин 0
Россия хөкүмәте "Россия Федерациясе мәгарифе турында" законын нигездә хуплап чыкты. Бу турыда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты хәбәр итә. "Закон проектын нигездә хупларга, кайбер нюансларны төзәтеп бетерү өчен җиде көн вакыт бирергә, ә аннары мин аны Дәүләт Думасына тәкъдим итәчәкмен" - дип белдерде Д.А. Медведев.
Хөкүмәт Президиумы стенограммасы белән тулысынча http://минобрнауки.рф/новости/2499 адресы буенча танышырга мөмкин.