КФУда татар теле һәм әдәбияты белән бәйле белгечлекләргә көндезге бүлектә 75 бюджет урыны бирелгән
Казан федераль университетының кабул итү комиссиясеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел Филология һәм сәнгать институты базасында “Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, мәгълүмати технологияләр”, “Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле”, “Педагогик белем. Туган (татар) тел һәм әдәбияты һәм Чит (инглиз) тел”, “Педагогик белем. Туган (татар) тел һәм әдәбияты һәм Мәктәпкәчә белем бирү” белгечлекләре буенча укырга кабул итәләр.
“Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, мәгълүмати технологияләр” белгечлегенә 14 бюджет урыны, контракт буенча 10 урын бирелгән. Бу белгечлеккә укырга керергә теләүчеләрдән 13 гариза кергән. “Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, гарәп теле” белгечлегенә 11 бюджет урыны, контракт буенча 10 урын бирелгән. Бу белгечлеккә укырга керергә теләүчеләрдән 10 гариза кергән.
“Педагогик белем. Туган (татар) тел һәм әдәбияты һәм Чит (инглиз) тел” белгечлегенә 25 бюджет урыны, контракт буенча 10 урын бирелгән. Бу белгечлеккә укырга керергә теләүчеләрдән 24 гариза кергән. “Педагогик белем. Туган (татар) тел һәм әдәбияты һәм Мәктәпкәчә белем бирү” белгечлегенә 25 бюджет урыны, контракт буенча 10 урын бирелгән. Бу белгечлеккә укырга керергә теләүчеләрдән 25 гариза кергән.
Гомумән алганда, көндезге бүлектә татар теле һәм әдәбияты белән бәйле белгечлекләргә 75 бюджет урыны каралган.
Унтугыз түләүсез урын читтән торып уку бүлегенә бирелгән. Читтән торып укырга керергә теләүчеләр татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә урта махсус уку йортын тәмамлаган булырга тиеш.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru