Яңа федераль канун нигезендә финанслау тәртибе үзгәрә
18 июнь көнне «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы президиумының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге уку-укыту, белем бирү оешмаларын финанслау» мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышы булып үтте.
Татарстан Республикасының финанс министры урынбасары Алла Анфимова яңа законның принциплары, аны гамәлгә ашыру юллары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, мәктәпләр белән эшләүдә бераз кыенлыклар туарга мөмкин. Чөнки яңа законның асылы шунда, ул акча күчергәндә мәктәпнең кайда урнашуы, авыл җирлегендәме яки шәһәрдәме, сыйныфларның тулымы, юкмы икәнлеген күздә тотуны да таләп итә. Шулай итеп, укытучыларга хезмәт хакын түләү тәртибе дә үзгәрә.
Алла Анфимова утырыш барышында: «Районнарга мәгариф һәм фәнне үстерү өчен бүлеп бирелә торган финанслар кимемәячәк, хәтта өстәмә акчалар да күчереләчәк», – дип белдерде.
Чыганак: http://shahrikazan.com