Франциядә 10 миллион ел дәвамында эшли алырлык каты диск уйлап табылган
Без сатып алган компьютерлардагы мәгълүмат саклагыч җайланмалар (каты дисклар, оптик дисклар, SSD һ.б.) бары тик берничә дистә елга кадәр генә эшли алалар. Ә "киләчәккә хат" калдыру өчен нишләргә?!
Әлеге мәсьәлә инде хәл ителгән дисәң дә була. Соңгы 2-3 ел эчендә бу өлкәдә француз галимнәре шактый хезмәт куйганнар.
ANDRA дип исемләнгән радиоактив калдыкларны күмү агентлыгы киләчәк буын кешеләрен шундый куркыныч зоналар турында кисәтү максатыннан 2010 елда мәгълүмат туплагыч булдыру өстендә эзләнүләр алып бара башлый. Алар уйлап тапкан мәгълүмат саклагыч җайланма якынча 20 см диаметрлы ике пластинадан торган сапфир дисктан гыйбарәт.
Сапфир - бик ныклы һәм затлы асылташ, диск прототибының бәясе генә дә 25 мең евро белән исәпләнелә. Аңа мәгълүматлар исә молекуляр дәрәҗәдә языла. Мондый диск 40 меңгә якын китап бите сыйдырырга сәләтле, әмма аларны укырга микроскоп кирәк булачак.
Диск төрле сынаулар узган инде. Яңа мәгълүмат чыганагы кислоталарга да, башка төрле тәэсирләргә бирешмәгән. Галимнәр фикеренчә, әлеге диск якынча 10 миллион ел эшләргә сәләтле булачак.