"Яңа укытучыбыз" ("Наш новый учитель") грантына гаризалар тапшыру вакыты озайтылды
2 Jul, 2012 root 0
"Яңа укытучыбыз" ("Наш новый учитель") грантына гаризалар тапшыру вакыты 10 нчы июльгә кадәр озайтыла, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайты. Бу турыда ул http://mon.tatarstan.ru/rus/nash__noviy.htm адресы буенча мәгълүмат урнаштырган иде инде.
Бәйгедә катнашуның таләпләре үзгәрмәгән, бары тик гаризаларны кабул итү вакыты гына озайтыла. Аны озайтуны мәктәпләр үзләре сораганнар, чөнки имтиханнарны оештыру белән бәйле рәвештә әле күпләр гариза тапшырырга җитешмәгән.
Бәйгедә катнашачак укытучыларны һәм әлеге грант белән кызыксынган мәктәп җитәкчелегенә уңышлар теләп калабыз!