Татарстан Республикасы Президенты: “Мәктәпләрдә капиталь ремонт барышын директорлар үзләре контрольдә тотарга тиеш”
Капиталь ремонт бара торган мәктәпләрнең директорлары башкарыла торган эшләрнең сыйфатын шәхсән үзләре контрольдә тотарга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин докладында белдергәнчә, хәзерге вакытта 162 мәктәптә дә капиталь ремонт эшләре бара. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан гомуми белем бирү мәктәпләрендә капиталь ремонтны сыйфатлы башкарылуын тикшерелгәндә җитешсезлекләр табылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшләрен башкарганда җитешсезлекләр җибәргән подрядчыларга карата катгый чаралар күрергә чакырды. “Капремонт таләпләрен бозучыларга карата катгый санкцияләр кабул итү зарур. Барлык таләпләр дә үтәлмичә бер мәктәпне дә кабул итмәячәкбез”, - дип белдерде республика башлыгы.
“Мәктәп – балалар өчен. Болай да ул кадәр күп акча бүлеп бирмибез, барысын да тиешенчә башкарырга кирәк”, - дип саный Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына капиталь ремонт барган мәктәп директорлары өчен семинар үткәрүне йөкләде. “Директорлар үзләре ремонт барышын күзәтергә тиеш, шуңа күрә төзелеш стандартларын белү зарур, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Бары тик мәктәп директорлары гына иң яхшы сыйфатны таләп итә ала. Ул укытучылар белән бергә бар эшне контрольдә тотарга тиеш, чөнки анда алар эшли”.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru