Ә син китапханәгә язылдыңмы?
Быел май аенда Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең периодик басмалар һәм сәнгать бүлекләре Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Казанның Идел буе районы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары арасында "Ә син китапханәгә язылдыңмы?" дип исемләнгән бәйге уздырган иде.
Бәйгенең беренче этабында укучылар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең бай тарихы белән таныштылар, китапханә буенча видеоэкскурсиядә булдылар. Укучыларга китаплар һәм китапханәчеләргә багышлап язылган шигырьләр дә тәкъдим ителде.
Бәйгенең икенче этабында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең тарихына багышланган викторина һәм "Угадайка" дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Укучыларны Милли китапханәнең укучылары рәтенә керттеләр, ә җиңүчеләр истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.
Чыганак: http://kitaphane.tatarstan.ru/tat/