Чит төбәкләрдә татар теленә өйрәтергә нәрсә комачаулый?
Тагын бер атнадан, 12 май көнне Казанда республикадан читтәге мәктәпләрдә туган телне укыту тәҗрибәсе турында сөйләшәчәкләр.
«Россия төбәкләрендә татар телен өйрәнү проблемалары һәм заманча алымнар» дип аталган конференцияне Татар федераль милли-мәдәни автономиясе үткәрә. Анда 60 делегатның катнашуы көтелә. Шулай ук Татарстанның идарә органнарыннан, министрлыклардан вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре, әлбәттә инде тел галимнәре, мәгариф хезмәткәрләре чакырылган.
Форумда катнашучыларга рус телле мохиттә татар телен өйрәтү үзенчәлекләре турында фикер алышырга тәкъдим ителә. Төрле төбәк вәкилләре әлеге мәсьәләдә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
12 майда конференция кысаларында милли-мәдәни автономия рәисләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашырга планлаштыра, дип хәбәр итә әлеге чараны оештыручылар.
Тулырак мәгълүмат: http://intertat.ru/tt/milli-tt/item/4484-chit-t%D3%A9b%D3%99kl%D3%99rd%D...