Россиянең дүртенче класс укучылары-иң яхшы укучылар
Россиянең дүртенче сыйныф укучылары PIRLS (Progress International Reading Literacy Study) халыкара тикшерүендә иң яхшы нәтиҗәләргә ирешкәннәр. PIRLS-ул экспертлар төзегән махсус уку китабы. Анда бөтен илләр өчен дә текстлар һәм биремнәр белән бирелгән дәфтәр бертөрле. Әлеге эзләнү башлангыч класс укучыларының уку сыйфатын һәм текстларны аңлау дәрәҗәләрен билгеләгән. Быел бу конкурста 40 илдән 215 мең укучы катнашкан. Россиянең 45 регионыннан 5 мең “дүртенчеләре” контроль текстны укыганнар. Нәтиҗәләр буенча Россиянең “башлангычлары” башка илләрне артта калдырып, I нче урынны яулаган. Беренче өчлеккә Ганконг һәм Сингапур укучылары кергән, ә АКШ-14нче, Англия-15, ә Франция 22нче урыннарны бүлешкән. Безнең укчыларның уртача балы - 565.
“Мондый уңышлар очраклы гына түгел. Беренчедән, Россия белем бирү системасы яңарса икенчедән, укытучыларның материаль хәлләре үзгәрде. 2001нче елларда укытучыларның хезмәт хаклары тоткарланып бирелә иде, ә 2006 нчы елда ул күренеш үзгәрде, шуңа өстәп укытучыларга “Мәгариф” милли проекты буенча өстәмә акчалар да каралды” - ди Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры урынбасары Исаак Калина.
Хәзер Россия экспертлары PIRLS кебек уку китабы әзерләү өстендә эшлиләр. Тикшерүдә ил эчендәге регионнарының бөтенесе дә катнашачак. Быел ул апробацияләнәчәк һәм соңрак бөтен мәктәпләргә дә таратылачак.