Казанга Россиянең иң шәп татар теле укытучылары һәм иң шәп милли тәрбия бирү осталары җыелды
24 апрель К.Тинчурин исемендәге театр бинасында иртәдән үк милли моңнар агылды, җыр-биюләр театр фойесында тынып тормады. Россия киңлекләрендә милли орлыклар чәчүче педагоглар Татарстандагы коллегалары белән очрашты, фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстанда Тарихи-мәдәни мирас елына багышланган Бөтенроссия туган тел укытучылары форумын оештырды. Сәхнә түрендә ел дәвамында төрле бәйгеләрдә җиңеп чыккан һәм югары күрсәткечләргә ирешкән талантлы укытучыларны һәм укучыларны бүләкләү концерт номерлары белән үрелеп барды.
Казанда өченче тапкыр уздырылучы форумга дәүләт җитәкчеләре, депутатлар да килгән иде. Татарстанның Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай ук җиңүчеләрне котлады. Зилә Вәлиева үз чыгышында ”Бүген чын бәйрәм көне. Чөнки апрель ае - Тукай көннәрендә укытучыларыбыз җыела. Татарстаннан гына түгел, Россиянең 14 төбәгеннән килгән вәкилләрне Татарстанда сәламли алуыбызга бик шатмын,” - диде. Ветеран укытучыларны тәбрикләп, Зилә ханым аларның авыр шартларда хезмәт куйганнарына басым ясады. Заманында татар теле укыту мөмкинчелекләренең чикле булуы да мөгалимнәрне куркыта алмавына соклану белдерде. Мәдәни, тарихи мирасыбызны саклауда аларның өлеше зур икәнлеген әйтеп узды.
Татарда туган телгә багышланган бик күп гыйбарәтле сүзләр бар. Шуларның берничәсен депутат, халык шагыйре Разил Вәлиев та искәртеп үтте. “Чит телләрне белү байлык булса, үз телеңне белү – бәхет. Туган тел гасырлар буена ана теле булган. Ләкин ни кызганыч, бүгенге көндә барлык аналарыбыз да үз телләрен белми. Шуңадырмы соңгы вакытта ана теле дип түгел, туган телебез дия башладык. Гасырлар буе сакланган ана телебезне онытмасак иде”, - дигән теләген белдерде халык депутаты.
Туган тел форумы барышында сәхнәгә дистәләрчә номинациядә җиңү яулаган укытучылар күтәрелде. Ә Россия буенча татар теле укытучыларының мастер-класс конкурсы җиңүчесе итеп Лаеш районы Имән Кискә урта мәктәбе укытучысы Алия Шәймөхәммәтова лаек дип табылды. Җиңүчегә кыйммәтле бүләк тапшырылды. Телебезне үстерүгә багышланган форумда республика күләмендә бара торган “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә актив катнашканнарны, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә “Татарстан - Яңа гасыр” каналында оештырылган “Тамчы шоу” программасында катнашкан укучылар да тәбрикләнде. “Мондый чара киләчәктә дә дәвамлы булачак. Чөнки тел мәсьәләсе һәм туган телне укыту актуаль темаларның берсе булып тора”, - ди Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat