... Бүген театр була, трат-та-та, трат-та-та!
15 Apr, 2012 root 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Савдаханова Эмма Булатовна, Казан шәһәре 6 нчы кадет интернат- мәктәбенең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары
... Татар халкын театрдан башка күз алдына да китерү мөмкин булмаган кебек, Казанны да аңардан башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Аның 1000 еллык тарихының соңгы 100 елында театр аеруча зур урын алып тора. Казаныбыз – театраль шәһәр. Ничә театр бар соң әле бу калада? Санап китегез әле! Ә без бит сезнең белән театраль районда яшибез. Театрларның да күбесе нәкъ менә Вахитов районында урнашкан. Алар кайсы урамнарда урнашкан?
- М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры – Ирек мәйданында;
- Г.Камал театры – Татарстан урамында;
- В.И.Качалов театры – Бауман урамында;
- К.Тинчурин театры – Горький урамында;
- Яшь тамашачылар театры – Островский урамында;
- Курчак театры – Петербург урамында;
- Казан яшьләр театры – Гладилов урамында.
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
... Бүген театр була, трат-та-та, трат-та-та! (ачык сыйныфтан тыш чараның план-конспекты) | 132.64 KB |
Ресурс төре:
Предметлар: