Татар зыялылары һәм мәгърифәтчеләре Арча педагогия көллияте язмышы өчен борчыла
Татар зыялылары һәм мәгърифәтчеләре Арча педагогия көллияте язмышы өчен борчыла. Әлеге борчу хисләре аларны Татарстан Республикасы Президентына ачык хат юллауга этәргән. Әлеге хат астында күп кенә татар зыялылары һәм мәгърифәтчеләре кул куйган.
"Соңгы вакытта, матбугат битләреннән дә күренгәнчә, Арча педколледжы һәм аның җитәкчелеге тирәсендә махсус рәвештә ыгы-зыгы куптарылды, озак еллар дәвамында аны җитәкләгән, республика мәгарифен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән педагогларны эштән алып ату юлында реаль адымнар ясалды, ә кайберәүләргә хезмәт урыннарын бушату тәкъдиме белән мөрәҗәгать иттеләр. Бу исә, үз чиратында, коллективта укыту-тәрбия эшендә кыенлыклар тудыручы тынгысызлык атмосферасы барлыкка китерде, милли җәмәгатьчелектә ризасызлык тойгылары уятты. Без Арча педколледжының җитәкчелегенә карата кылынган гамәлләрне аның бердәм һәм эшлекле, югары фәнни потенциаллы коллективына, милли мәгарифкә ясаган һөҗүм дип кабул итәбез. " - диелә әлеге хатта.
80 еллык тарихка ия, илебезгә 18 меңнән артык укытучы, М.Мәһдиев, Г.Ахунов, С.Шакир, Ф.Миңнуллин, Ф.Тарханова, Г.Галиева, Р.Рахман кебек танылган күпсанлы каләм ияләрен, галимнәрне, артистларны биргән педагогия көллияте язмышы Белем.ру порталы укучыларын да борчый. Әлеге укучыларыбыз исемнән без дә әлеге хатка кушылабыз!
Хатның тулы тексты белән "Татар заманы" интернет-газетасы битләрендә танышырга мөмкин.