Быел БДИда, тәртип бозып, “икеле” алучыларга тагын имтихан тапшыру мөмкинлеге бер елдан соң гына бирелә
Быелгы уку елында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруда яңалыклар булмый дип ышандырса да, шушы көннәрдә интернетта моның киресен дәлилләгән хәбәр таратылды.
“Российская газета” хәбәр иткәнчә, быел беренче тапкыр контроль-исәпләү материалларының (КИМ) саклагыч дәрәҗәсе бик нык арттырыла. Узган елларда социаль челтәрләрдә математикадан имтихан вакытында биремнәрнең чишелешләре урнаштырылу белән бәйле гаугалар бушка үтмәгән. Шунлыктан быел Рособнадзор йөкләмәсе буенча КИМнарны интернетка урнаштырырга нияте булганнарга каршы киртә булдырылган.
Хәзер бу бланклар 7 кат саклау дәрәҗәсенә ия. Кайберләрен болай гына да күреп була: биремнәр битенә аерым бер ысул белән өчпочмаклар төшерелгән. Шулай ук күзгә күренми торганнары да бар: әгәр имтихан вакытында яки аннан соң БДИ бланкы фотосы интернетта чыкса, аның нинди имтихан уздыру пунктыннан килгәнлеген саклагыч технологияләр ярдәмендә ярты сәгать эчендә әйтеп бирәчәкләр.
Быел яңалыклар технологияләрдә генә түгел, норматив документларда да чагылыш табачак. Алдагы елларда укучы бер “икеле” алган предмет буенча өстәмә көндә кабат тапшыра алса, быелгы уку елында әлеге мөмкинлек имтиханнар вакытында кагыйдәләрне бозганнар өчен бетерелә. Вузга керү өчен, бер ел көтәргә туры киләчәк. Ә кагыйдәләр мәҗбүри имтиханнарның берсен тапшырган вакытта бозылган икән, бөтенләй аттестатсыз да калырга була.
Бердәм дәүләт имтиханнарын вакытыннан алда тапшырырга теләүчеләр өчен ике атнадан бераз гына күбрәк вакыт калып бара. Билгеле булганча, БДИны бу рәвешле бирергә теләүчеләр өчен 20 апрельдән имтиханнар башлана. БДИның төп “дулкыны” – 28 май-21 июнь көннәрендә.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
Фикерләр
root
7 Апрель, 2012 - 14:45
Permalink
БДИ проблемаларыннан котылу юлы
БДИ проблемаларыннан (балаларны тентү, камералар кую, балалар психикасын какшату, хокукларны чикләү, шәхесне кимсетү, иҗади фикерләү сәләтен киметү һ.б.) БДИны бетереп кенә котылып була дигән фикердә торам...
Кунак
13 Апрель, 2012 - 22:10
Permalink
БДИ проблемаларыннан котылу юлы
БДИны бетереп булыр, тик аңа реаль альтернатива булу да кирәк бит.
Вузга керү өчен имтиханнар кирәк булачак, БДИ бетеп нәрсә дә булса үзгәрер дип уйлыйсызмы? Минемчә Сез язган проблемалар, чын мәгънәсендә ПРОБЛЕМАГА әйләнергә мөмкин.