Олимпиадаларда һәм бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк
28 Mar, 2012 root 1
Федераль дәрәҗәдә "Сәләтле балалар" концепциясен эшләү дәвам итә - ул көчле мәктәпләр, уңышка ирешкән укытучылар һәм талантлы балалар өчен өстәмә финанслар бүлеп бирүне күз алдында тота.
Шулай итеп, 2012 елның 1 сентябренә дәүләти мәгърифәтчелек каналы оештырылачак, 1 июльгә олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өстәмә ташламалар алачак, 1 октябрьгә авыл мәктәпләренә сәләтле балалар белән эшләү өчен акча биреләчәк, 1 декабрьгә олимпиадаларда һәм Бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәткәннәр өчен премияләр барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә “Российская газета” басмасы.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Фикерләр
Кунак
29 Март, 2012 - 09:40
Permalink
Олимпиадаларда һәм бердәм дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күр
Бик шәп булыр иде.Әмма ышанып булмый, грант бар бит инде.